news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт моржлары кинога төшеп кайткан

“Айсберг”лылар октябрьдә Урал тауларына сәяхәт кылды

  (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Бозлы суда йөзү, җәяүле сәяхәтләр – Әлмәтнең “Айсберг” клубы вәкилләренең яраткан шөгыльләре.

“Айсберг”лылар октябрьдә Урал тауларына сәяхәт кылды. Уралга 3 көнлек җәяүле сәяхәткә чыккан “Айсберг” клубы сәяхәтчеләрнең иң өлкәненә - 76, кечесенә - 14 яшь.

Сәяхәт вакытында моржлар Уфа, Златоуст, Омск һәм Чиләбедән булган туристлар белән танышалар. Өстәвенә, Уралда фильм төшерүче Свердловск киностудиясе төркемен очраталар. “Вождь” фильмы кадрларында әлмәтлеләрне күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot