news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт микроспория йоктыру буенча республикада беренче урынга чыккан

Агымдагы елның 5 аенда микроспория йоктыруның 81 очрагы теркәлгән.

 (Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт микроспория буенча республикада беренче урынга чыккан. Агымдагы елның 5 аенда микроспория йоктыруның 81 очрагы теркәлгән, дип яза җирле басма.

Тире-венерология поликлиникасы мөдире Эльмира Кузьмина журналистлар белән очрашты. Максат – халыкны кисәтү. Белгәнебезчә, микроспория – йогышлы авыру. Ул нигездә песи, эт, әрләннән күчә. Нәтиҗәдә гөмбәчекләр тирене зарарлый. Эльмира Кузьмина авыру билгеләре күзәтелү белән табибларга күренергә киңәш итте. Үзеңне үзең дәвалау белән шөгыльләнү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.

– Күпчелек авыруны песи балаларыннан йоктыра. Бигрәк тә урамдагы песиләрне балалар кулга алырга, сыйпарга, күкрәккә кысып сөяргә ярата. Шуңа күрә әти-әниләргә балаларына бу хакта яхшылап аңлатырга кирәк, – диде табибә.

Безне йогышлы чирләрдән гигиенаны саклау, кеше әйбереннән файдаланмау, урамнан кайту белән кулларны сабынлап яхшылап юу кебек таләпләрне үтәү сакларга мөмкин. Микроспория күкрәк балаларында да булырга мөмкин. Сәбәбе бик гади – подъездларда калдырылган бала арбаларында песиләр йоклавы сирәк күренеш түгел. Әгәр ул песи авыру булса, микроспория йоктырылуын көт тә тор. Узган ел Әлмәт буенча микроспория йоктыруның 225 очрагы теркәлгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot