Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мэры КВН уздырды
Фестивальнең төп бүләге – район башлыгы кубогы Әлмәт һөнәри көллият студентларына тапшырылды.
(Әлмәт, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең иң актив һәм җор телле яшьләре район башлыгы кубогына КВН уеннары фестиваленә җыелды. Ул шәһәрнең 65 еллыгына багышланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Жюри составында Мәскәүдән танылган алып баручы, сценарист Михаил Марфин, Югары КВН Лигасының "Без консервантов" командасы капитаны Арсений Агапов та бар иде. Уенда 18 команда катнашты. Сәхнәдән бүгенге көндә актуаль булган һәм нефтьчеләр төбәгенә кагылышлы мәзәкләр, тапкыр сүзләр яңгырады.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Бобрята», «Сборная АГНИ» (Әлмәт дәүләт нефть институты) һәм «Улица индустриальная» командалары (Әлмәт торба заводы) яулады.
Икенче урынга «Black Home» (3 нче мәктәп), «Политех» (Әлмәт политехникумы) һәм «Сидите, сидите, не вставайте» (балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге) лаек булды.
Өченче урын исә «Чо» командасына («Вега» балалар иҗтимагый берләшмәсе) һәм «Сборная Активной молодежи»га бирелде.
Фестивальнең төп бүләге – район башлыгы кубогы Әлмәт һөнәри көллият студентларына тапшырылды. Шулай ук Әлмәт турындагы иң кызык мәзәк өчен «СМП-Нефтегаз» командасы бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз