news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин йолдызларга юл салырга җыена

Быел Роскосмос белән килешеп, наноспутник булдырырга һәм МКС бортына кертергә исәпләре.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин йолдызларга юл салырга җыена. Быел Роскосмос белән килешеп, наноспутник булдырырга һәм МКС бортына кертергә исәпләре, дип яза җирле басма.
Әлеге спутникның авырлыгы 1-3 кг. Ачык космоска чыккач, ул 12 ай буена Җир тирәли әйләнергә тиеш. Планетаның теләсә кайсы ноктасыннан сигнал биреп, фотолар җибәрер, тикшерүләр уздырыр дип күзаллана. Бу гамәлгә ашырыла торган план. Әлеге программаны Әлмәттә башларга ниятлиләр. Укучыларга бу кызык булачак. Бәлки 5-10 елдан Әлмәтнең үз космонавты да булыр әле
Күптән түгел Айрат Хәйруллин Байконурдан кайтты. Аны космонавт Антон Шкаплеров шәхсән үзе шалтыратып чакырган. Хәтерләсәгез, узган ел ул Олег Артемьев белән космоска очуга 55 ел тулу уңаеннан Әлмәткә килгән иде. Байконур режимлы объект, анда тикшерү узмыйча кертмиләр. Кагыйдәләр бу юлы да сакланган, билгеле. Биредә кунаклар космик корабль белән җентекләп танышканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot