news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт медсанчасте хезмәткәрләре шаянлыкта ярышкан

Учреждение хезмәткәрләре арасында КВН фестивале узган.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә медсанчать хезмәткәрләре арасында КВН фестивале узган. Анда өч команда көч сынашты: поликлиникадан «БЭМС», стационардан «Шикэрные люди» һәм кабул итү бүлеге, реанимация һәм оперблоктан «Неадекватные люди», дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Конкурсантлар уенына жюри бәя бирде. Аның составында ЭВН буенча баш табиб урынбасары Л.К. Ризатдинов, оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары С.А. Мурзина, техника буенча баш табиб урынбасары Р.А. Гыймадиев, икътисад буенча баш табиб урынбасары Е.Н. Әкрамов, шулай ук фестивальнең кунагы, Әлмәт КВН клубы директоры И.А. Антоновалар бар иде.
К

омандалар бөтен этапларда да сынатмадылар. Өч бәйге йомгаклары буенча беренче урын «Неадекватные люди» командасына бирелде. Икенче урында - «БЭМС», өченчедә - «Шикэрные люди». Катнашучылар артистлык ягыннан да, шаярта белү ягыннан да зур осталыкларын күрсәттеләр. Җанатарлар исә хезмәттәшләренә көч-дәрт биреп тордылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100