news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт Медицина профилактикасы үзәге табиблары студентлар белән очрашты

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне кысаларында табиблар укучыларга авыруны барлыкка китерүче сәбәпләр һәм аның билгеләре турында сөйләде.

(Әлмәт, 9 ноябрь, "Татар-информ", Әлмәт таңнары"). Әлмәт табиблары медицина профилактикасы үзәге белән берлектә яшьләр өчен даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча очрашулар уздыра. Бу турыда җирле басма яза.

Шул максаттан төрле профильдәге белгечләр мәктәп һәм югары уку йортларына юл ала. Шуларның берсе ноябрь башында оештырылган иде.

Медицина көллияте студентлары һәм 1 нче мәктәпнең укучылары белән профилактика үзәгенең баш табибы Руслан Хәмдиев, реаниматолог Наталья Горбунова һәм Әлмәт наркология диспансерының табибы - психиатр-нарколог Татьяна Андрейчук очрашты.

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне кысаларында табиблар укучыларга авыруны барлыкка китерүче сәбәпләр һәм аның билгеләре турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot