Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт медицина оешмалары командалары арасында йөзү буенча ярышларда җиңүчеләр ачыкланды
Анда 4 сәламәтлек саклау учреждениесеннән килгән 11 спортчы көч сынашты.
(Әлмәт, 4 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). XV "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә медицина оешмалары командалары арасында йөзү буенча ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Анда 4 сәламәтлек саклау учреждениесеннән килгән 11 спортчы көч сынашты.
Ир-атлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Рөстәм Гайсин ("Татнефть" ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 2 нче урынны Әмир Муллакаев (Әлмәт стоматология поликлиникасы), 3 нче урынны Сергей Лузин (Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе) алды.
Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Гүзәл Бәдгетдинова ("Татнефть" ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 2 нче урынны Зәринә Костеникова ("Татнефть" ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 3 нче урынны Айгөл Абдуллина ("Әлмәт стоматология поликлиникасы") алды.
Командалар зачетында 1 нче урынга "Татнефть" ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте, 2 нче урынга Әлмәт стоматология поликлиникасы һәм 3 нче урынга Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз