Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт малайлары «Рубин»да кунакта булды
Аларның күптәнге хыялын шәһәр һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге булышлыгы белән «Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте тормышка ашырды.
(Әлмәт, 18 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 2008 елгы 36 шәкерт күптән түгел футбол клубы спорт базасында булып кайтты, дип яза район газетасы.
Аларның күптәнге хыялын шәһәр һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге булышлыгы белән «Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте тормышка ашырды. Малайлар башта «Рубин»ның төп составы тренировкасын карадылар. Аннары Россиядә яшь футболчылар белән эшләү буенча иң эре һәм иң яхшы үзәкләрнең берсе булган «Рубин» футбол клубы академиясе бинасы буйлап сәяхәт кылдылар. Чираттагы тренировкада «Рубин» яшьләр командасы әгъзаларының да катнашуы кечкенә әлмәтлеләр өчен истә калырлык мизгелләрнең берсе булды. Ә менә «Рубин»ның капитаны Олег Кузьмин белән данлыклы голкипер Сергей Рыжиковның күренүе куанычның иң биек ноктасы булгандыр. Алар малайлар янына килеп, кулларындагы яшь фанатлар өчен махсус чыгарылган «Рубин көндәлекләре» дигән гаҗәеп матур альбомнарда үз фотолары астына автографларын куйдылар. Һәр әлмәтле үзе белән тагын бер сувенир - «Рубин» символикасы төшерелгән фанатлар шарфы алып китте.

Кайтканның икенче көнендә яшь футболчылар «трофей»ларын мәктәпкә алып барып, үз мәктәпләрендә көн геройларына әверелделәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз