Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт макулатура җыю буенча республикада беренче урынны алды
Уртак көч белән 47 тонна 800 килограмм макулатура җыелган.
(Әлмәт, 4 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт муниципаль районы ярдәме белән Татарстан макулатура җыю буенча Россия шәһәрләренең яшел рейтингына чыгуга иреште. Әлмәт районы исә Татарстанда беренче урынны алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге федераль проектта шәһәр һәм районның барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләре һәм шәһәр хезмәтләре катнашты. Уртак көч белән 47 тонна 800 килограмм макулатура җыелды.
Халыкны каты коммуналь калдыкларны аерым җыюга җәлеп итү чараларының план-графигын үтәү кысаларында Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә “Макулатура тапшыр-агачны коткар!” экологик проектын тормышка ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз