news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөәзиннәре арасында азан әйтү буенча бәйге узды

Әлеге чарада азан татар мәкаме белән яңгырады һәм бәйгедә катнашучыларның күпчелеге милли дини киемнәрдән килгән иде.

Әлмәт мөәзиннәре арасында азан әйтү буенча бәйге узды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ). Әлмәт шәһәре Агропоселок микрорайонының «Нурлы» мәчетендә Әлмәт районы мәчетләре мөәзиннәре арасында азан әйтү буенча «Матур азан» бәйгесе узды.

Бәйге вакытында мәртәбәле жюри азан әйтү — намазга чакыруның төгәл, көйле һәм дөрес башкарылуын бәяләде. Әлеге чарада азан татар мәкаме белән яңгырады һәм бәйгедә катнашучыларның күпчелеге милли дини киемнәрдән килгән иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы мөәзиннәр дип шушылар танылды:

1 нче урын — Илзам Хаҗиев (Агропоселок микрорайоны мәчете),

2 нче урын — Рәис Әхмәтшин (Урсалы мәчете),

3 нче урын — Илфак Шиһапов (Бишмунча авылы мәчете),

4 нче урын — Расих Гайфуллин (Шарлама авылы мәчете)

5 нче урын — Нәгыйм Дәрҗеманов (Кичучат авылы мәчете)

Бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар Әлмәт мөхтәсибәтеннән кыйммәтле бүләкләр, ә катнашучылар — дипломнар һәм «Ансар» хәйрия фондыннан сертификатлар белән бүләкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100