Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мәйданында көрәштә Ильяска быел да тиңнәр булмады
Бу – аның безнең мәйданда гына да 12 тапкыр җиңүе.
(Әлмәт, 9 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт Үзәк мәйданында сабантуйның кульминацион ноктасы булган милли көрәш кызганнан-кыза барды. Җиңел, тыгыз гәүдәле яшүсмерләр һәм яшьләр арасындагы уенны күзәтү тамашачыларга да, бу спорт төренең җанатары булган һәвәскәрләргә дә, кызыграк булгандыр, мөгаен. Зур гәүдәле алыплардан аермалы буларак, биредә алымнар аерым-ачык күренеп тора, ә инде көчлерәкләр көндәшләрен баш аркылы чөйгәндә җир селкенгән төсле ах итәсең! Аларга көч биреп тора-тора мәйдан шаулашып җиңүчеләр пьедесталына үз гәүдә авырлыкларында беренче өч урынны алган егетләр менгән саен мәйдан аларны алкышларга күмде, дип яза җирле басма.
Ә менә быел инде башкаларга юл куяр дигән баһадирыбыз Ильясны тамашачы ролендә күрергә өметләнгәннәр быел да коры калды – пәһлеван Галимов баш бирегә уйламый да. 15 ел элек Әлмәт мәйданында чыгыш ясап җиңгән Ильяска быел да тиңнәр булмады. Бу – аның безнең мәйданда гына да 12 тапкыр җиңүе. Афәрин, Ильяс!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз