news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Əлмәт һәм Əтнә театрлары "Алтын битлек" премиясе лонг битенә керде

Лонг битенә "Тынлыкта гына урын бар" һәм "Фронтовичка" спектакльләре кергән.

Əлмәт һәм Əтнә театрлары "Алтын битлек" премиясе лонг битенә керде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Əлмәт һәм Əтнә театрлары "Алтын битлек" милли театр премиясенең лонг битенә керде. Исемлек "Алтын битлек" милли театр премиясенең рәсми сайтына урнаштырылган.

"Алтын битлек" милли театр премиясе экспертлары Əлмәт театрының Туфан Имаметдинов куйган "Тынлыкта гына урын бар" спектаклен билгеләп үткән.

Лонг биткә Тукай исемендәге Əтнә театры "Фронтовичка" спектакле белән кергән. Спектакльне сәхнәгә башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. "Мондый уңышка ышануы да кыен", - ди Əтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot