news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мәшгульлек үзәгенә ун меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән

Узган елда Әлмәт мәшгүльлек үзәге тарафыннан 8 572 кешегә һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелгән.

(Әлмәт, 13 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2018 елда Әлмәт районының мәшгульлек үзәгенә 10 506 кеше мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән 3 925 кеше бирегә эш эзләп килгән. Бу хакта Әлмәт мәшьгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов хәбәр итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

2018 елның 31 декабренә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 820 кешене тәшкил иткән. Узган елны эшсезлек дәрәҗәсе кимегән һәм 31 декабрьгә ул эшче көчләр санының 0,74% ын тәшкил иткән. Бу исә соңгы 16 ел эчендә Әлмәт районы буенча иң түбән күрсәткеч булып тора.

Узган елда Әлмәт мәшгүльлек үзәге тарафыннан 8 572 кешегә һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелгән. Шул исәптән 6 534 мәктәп укучысына да. Ел дәвамында 503 кеше махсус һөнәри белем бирү курсларында укыган.

Шулай ук 404 эшсез кешегә социаль адаптация буенча һәм 475 кешегә психологик ярдәм күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot