news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мәшгульлек үзәге пенсия яшендәгеләр өчен эш урыннары ярминкәсе уздыра

Эш эзләүчеләр мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр белән дә таныша алачак.

(Әлмәт, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 сентябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәге пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр, теләге булган һәркем өчен эш урыннары ярминкәсен уздыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бирегә килүчеләргә менеджер, сату буенча белгеч, машина йөртүче, автомобиль юучы, кондуктор, тәрбияче, инженер һәм башка вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Теләге булган һәркемнең бу көнне шәһәрнең оешма һәм предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат алу һәм ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге булачак.

Шулай ук эш эзләүчеләр мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр белән дә таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100