news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш бирүчеләрне тикшерде

Бер эш урыны өчен компенсациянең күләме 72 690 сум тәшкил итә.

(Әлмәт, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш бирүчеләрне тикшерде. Аның максаты - инвалидлар өчен булган эш урыннарының җиһазландырылган булуын контрольдә тоту, дип яза җирле басма.

Искәртеп үтәбез: эш белән тәэмин итүченең физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен алынган төп һәм өстәмә махсус җиһазларны сатып алуның, аларны урнаштыруның чыгымнарын компенсацияләнәчәк. Бер эш урыны өчен компенсациянең күләме 72 690 сум тәшкил итә.

Агымдагы елның III кварталында мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре шундый биш урында булып кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot