news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мәшгульлек үзәге эшкә урнаштыра

Эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру эше дәвам итә.

(Әлмәт , 27 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәшгульлек үзәге инвалидлыгы булган 20 кешегә эшкә урнаштырга ярдәм иткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ел башыннан Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге белән эш эзләүдә кыенлыклары туган кешеләрне вакытлыча эш урыннарына урнаштыру буенча җиде килешү төзелгән.

Төзелгән килешү кысаларында 24 кеше эшкә урнаштырылган. Шуларның 20 се инвалидлыкка ия. Алар менеджер, ярдәмче эшче вазифаларын башкарганнар. Шулай ук вакансияләр ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдәдә катнашканнар.

Эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру эше дәвам итә. Мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot