news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мәшгульлек үзәге “Актив Әлмәт. Сәламәтлек марафоны”нда катнашты

Биредә “Кем булырга?" дигән компьютер аша һөнәри консультация бирү системасын һәм “Россиядә эш” вакансияләр базасы тәкъдим ителде.

(Әлмәт, 18 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт муниципаль районының ветераннар советы оешуга 40 ел тулу уңаеннан Әлмәттә “Актив Әлмәт. Сәламәтлек марафоны” күргәзмәсе оештырылды, дип яза җирле басма.

Күргәзмәдә Әлмәт мәшгульлек үзәге вәкилләре дә катнашты.  Биредә алар “Кем булырга?" дигән компьютер аша һөнәри консультация бирү системасын һәм “Россиядә эш” вакансияләр базасын тәкъдим итте.

Күргәзмә барышында мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренә эшкә урнашу максаты белән пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләр мөрәҗәгать итә алды. Аларга “Кем булырга?” дигән тест үтәргә киңәш иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot