Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мөселман мәктәбе укучылар җыя
Урыннар чикле: 15 малай һәм 15 кыз.
(Әлмәт, 4 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелегендә Әлмәт шәһәрендә "Нур" мөселман башлангыч мәктәбе ачыла. Әлеге мәктәптә гомум кабул ителгән фәннәрдән тыш дини дисциплиналар да укытылачак, дип яза җирле басма.
“Нур” мәктәбе үз эченә:
- кыз һәм ир балаларның аерым укуын;
- билгеләнгән программа буенча гомуми белем бирү фәннәрен өйрәнүне;
- ислам фәннәрен факультатив рәвешендә укытуны ала.
Бүгенгесе көндә 2018-2019 уку елына 1 сыйныфка укучылар җыю бара. Урыннар чикле: 15 малай һәм 15 кыз.
Белешмәләр өчен Волгоградский урамы, 20 нче йорт адресына яки 8-927-248-58-02 тел. номеры аша мөрәҗәгать итә аласыз. Бина Р.Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге янында урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз