news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мәктәпләрендә сак пунктлары урнаштыра башладылар

Әлеге яңалык белән шәһәр халкы социаль челтәрләрдә уртаклаша.

Әлмәт мәктәпләрендә сак пунктлары урнаштыра башладылар
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт белем бирү учреждениеләрендә сак пунктлары урнаштырыла башлады. Яңа контроль үткәрү посты, мәсәлән, 25 мәктәп янында барлыкка килде. Мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә уртаклаштылар.

Кулланучылар сүзләренә караганда, мондый пунктлар Әлмәт шәһәренең 16, 20, 21 һәм 26 мәктәпләрендә дә бар икән. Бу уңайдан әлмәтлеләрнең фикерләре аерылган. Берәүләр бу яңалыкны уңай бәяләгән, икенчеләре пунктларны барыбер дә укучыларны чын-чынлап куркынычтан саклый алмаячак, дип саный, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot