Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мәктәпләрен яңа уку елына әзерлиләр
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган хилафлыклар уку процессы башланганчы бетерелергә тиеш.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 26 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү максатында 22 июльдән үз эшен Әлмәт муниципаль районы мәгариф учреждениеләрен кабул итү буенча ведомствоара комиссиясе башлап җибәрде. Аның составына мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, дәүләт янгынга каршы күзәтчелек идарәсе һәм Росгвардия хезмәткәрләре керде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерү уздырдылар.
Кабул итү барышында хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрелүнең сыйфатына, аларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүенә һәм янгын чыккан очракта нинди гамәлләр кылуына аерым игътибар бирелә.
Шулай ук электр җиһазларының, эвакуация юлларының һәм беренчел янгын сүндерү чараларының торышы, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуы һәм аларның төзек яки төзек булмавы тикшерелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган хилафлыклар уку процессы башланганчы бетерелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз