news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мөхтәсибәтенең яшьләр комитеты хезмәткәрләре картлар йортына ярдәм итә

Үзәк мәчеттә мохтаҗлар өчен киемнәр һәм башка кирәк-яраклар җыю буенча акция дәвам итә.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мөхтәсибәтенең яшьләр комитеты хезмәткәрләре бу көннәрдә кабат игелекле гамәл кылды. Алар Лениногорскидагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына зур-зур капчыклар белән өс һәм аяк киемнәре илтте, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Исегезгә төшерәбез, Үзәк мәчеттә мохтаҗлар өчен киемнәр һәм башка кирәк-яраклар җыю буенча акция дәвам итә. Әлмәтлеләр җыелган әйберләрне мохтаҗ кешеләргә таратуын дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot