news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт мөхтәсибәте өстәл теннисы буенча турнир оештырды

Анда район мәчет һәм мәдрәсәләреннән 9 команда катнашты.

(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы мөселман яшьләре спартакиадасы кысаларында мөхтәсибәт өстәл теннисы буенча турнир оештырды, дип яза район басмасы.

Анда район мәчет һәм мәдрәсәләреннән 9 команда катнашты. “Татнефть” ААҖнең спорт комплексында узган турнирда беренче урынны Тайсуган мәчете командасы яулады. Елховойлылар икенче урынга чыкты. Шәһәрнең 6 нчы мәчете командасы өченче урын алды. Шәхси зачетта иң яхшы нәтиҗәгә Рөстәм Шәймәрданов ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot