news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын "Татарча диктант" язарга чакыра

20 ноябрьдә татарча диктантны “5”ле билгесенә язганнарга бүләкләр тапшырылачак.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ") Татарстанның Әлмәт мөхтәсибәте җирле халыкны 20 ноябрьдә татарча диктант язарга чакыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Бу белем бирү чарасы татар телен саклау һәм үстерү максатында Әлмәт мөхтәсибәте тормышка ашырган “Туган телем” проекты кысаларында оештырыла. “Татарча диктант” акциясендә өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Диктант Әлмәтнең үзәк мәчетендә 14.00 сәгатьтә башланачак. “5”ле билгесенә язганнарга бүләкләр тапшырылачак.

Әлмәт мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге шәһәрдә быел сентябрьдән татар теле курслары да ачып җибәргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100