news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөхтәсибәте наркоманиядән интегүчеләргә ярдәм күрсәтә

Берләшмә әгъзаларының очрашулары һәм семинарлары Әлмәт мөхтәсибәтенә түләүсез бирелгән бинада үткәрелә.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Әлмәт мөхтәсибәте наркоманиядән интегүчеләргә ярдәм күрсәтә. Бу турыда Татарстан  мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов районның наркоманиягә көрәш комиссиясе утырышында Әлмәт мөхтәсибәтенең “Аноним наркоманнар” берләшмәсе белән хезмәттәшлек алып баруы турында сөйләде. “Наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрнең “Аноним наркоманнар” берләшмәсе төркемнәре үз нәтиҗәлелеген раслады, соңгы елларда әлеге төркемгә керүчеләрнең, димәк дөрес юлны сайлаучыларның саны 4-5 тапкыр артты”, – дип билгеләп узды мөхтәсиб.

Фәһим хәзрәт шулай ук Әлмәт мөхтәсибәтенең “Аноним наркоманнар” берләшмәсе белән инде берничә ел дәвамында тыгыз хезмәттәшлек алып баруы турында искәртте. Берләшмә әгъзаларының очрашулары һәм семинарлары Әлмәт мөхтәсибәтенә түләүсез бирелгән бинада үткәрелә. Берләшмә әгъзалары чакыруы буенча имамнар сәламәт яшәү рәвеше, рухи халәт һәм төрле бәйлелекләрнең төрләре турында лекция укыйлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100