Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мөхтәсибәте мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү акциясен игълан итте
Белешмәләр өчен телефон - 8 (855)-345-73-45.
(Әлмәт, 9 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Үзәк мәчетендә аз керемле һәм күп балалы гаиләләр өчен әйберләр кабул итү эше яңартыла. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Күпсанлы сораулар буенча Әлмәт мөхтәсибәте мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылган хәйрия акциясенең яңартылуы турында игълан итте.
Әйберләрне Мәрҗани урамы, 82а йорты адресы буенча урнашкан Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетнең сак постында калдырырга була.
Әйберләр исемлегенә сезонлы киемнәр, олылар һәм балалар өчен яхшы хәлдәге өс киемнәре, олылар һәм балалар аяк-киеме керә.
Белешмәләр өчен телефон - 8 (855)-345-73-45.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз