Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт мөхтәсибәте өлкәннәрне зурлады
Чарада Коръән дә укылды, өлкәннәргә сый-нигъмәт тә тәкъдим ителде.
(Әлмәт, 3 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мөхтәсибәте ел да үзенең өлкән яшьтәге хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен өлкәннәр көненә чара оештыра, дип яза җирле басма.
Шушы көннәрдә үзәк мәчеткә аксакал һәм абыстайлар, элек биредә эшләгән хезмәткәрләр җыелды. Өлкәннәрнең тырышлыгын һәм хезмәтләрен мөхтәсибәт һәрвакыт бәяләп, аларны искә алып, бәйрәмнәргә чакырып тора.
– Өлкән буын дигәндә иң элек һәркем үзеннән олы яшьтә булган кешене күзалларга тиеш. Без нәкъ менә өлкән буын үрнәгендә үсәбез, тәрбия алабыз. Күңел ныклыгы да, эшкә сөючәнлек тә алардан килә. Үткәнен кадерләмәгән һәм белмәгән кешенең киләчәге дә булмый. Сезнең алда без һәрвакыт баш иябез һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әһмәтҗанов.
Чарада Коръән дә укылды, өлкәннәргә сый-нигъмәт тә тәкъдим ителде. Мөхтәсибәт аксакаллары советы рәисе Наил хәзрәт Мирсәетов билгеләгәнчә, мондый очрашуларның тагын бер мөһим ягы бар – алар хезмәттәшләр белән күрештерә, аралаштыра, дуслаштыра. Шәт, соңгы очрашу булмастыр. Һәрхәлдә бирегә килүчеләр дә, чараны оештыручылар да шулай дип калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз