news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мөгаллимнәре август киңәшмәсендә киләчәккә бурычлар билгеләде

Әлмәттә күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк.

Әлмәт мөгаллимнәре август киңәшмәсендә киләчәккә бурычлар билгеләде
Ирина Апачаева

(Әлмәт, 22 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Ирина Апачаева). Әлмәт мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре август киңәшмәсенә җыелып, киләчәккә план корды, бурычлар билгеләде. "Быелгы конференция «Белем бирүнең эчтәлеген яңарту һәм сыйфатын күтәрүнең стратегик максатлары һәм актуаль бурычлары" темасына багышланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, район мәгариф системасында уңышлар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 88 мәктәпкәчә балалар учреждениесе эшли. Аларга балаларның 77,1 проценты йөри. 3 яшьлек һәм аннан зур булган балаларның һәммәсе бакчадан урыннар белән тәэмин ителгән. 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала чират көтә.

Кадрлар белән тәэмин ителеш шулай ук көн кадагындагы сорауларның берсе. Бүген мәгариф учреждениеләрендә 6 меңнән артык кеше хезмәт куя. Шуның 3069 ы мәктәптә, шул исәптән 1763 е укытучы булып. Мәктәпләргә математика, физика, химия, информатика, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. Укучыларның ике сменада укуы да җитди проблема булып тора. 2, 11, 12, 24, 25, 2 нче лицей шул рәвешле укытырга мәҗбүр.

Республикада 2022 елга кадәр алты күптелле белем бирү комплексы төзү планлаштырыла. Аның берсе Әлмәттә булачак. Әлеге комплекста балалар татар, рус, инглиз телләрендә укыячак. Комплекс составына 1, 8, 22, 27, 35, 46, 51нче балалар бакчалары кертелә.

Һәр елдагыча, укытучылар һәм тәрбиячеләр август киңәшмәсенә ныклап әзерләнә. Бу юлы да күргәзмә оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100