Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт өлкәннәрен заказлар көтә
Бүген Әлмәт җирле иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) советының пленумы булып узды.
(Әлмәт, 29 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәт җирле иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) советының пленумы булып узды, дип яза җирле басма.
Әлмәт өлкәннәренең эшчәнлеге пленум узган драмтеатр бинасының икенче катында урнаштырылган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапкан. Пенсионерларның кул эшләренә, талантларына карап ис китәрлек. Картиналарның ниндие генә юк. Бәйләп ясалган, кәгазьдән, агачтан һәм башкалардан эшләнгәннәре дә күп иде. Әле бирегә аларның бик азы гына алып киленгән.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин алар белән танышканда өлкәннәргә сувенирлар ясарга заказ бирергә кирәк дигән күрсәтмәсен дә бирде. “Бик матур, бүләк итәргә дә күркәм, пенсионерларга азрак акча эшләү мөмкинлеге дә булыр”, – диде Айрат Ринатович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз