news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт өлкәннәренә эш урыннары тәкъдим иттеләр

Бу көнне 4 кеше эшкә урнашуга юллама алды,19 кеше белем алу курсларына язылды.

(Әлмәт, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт мәшгульлек үзәге үткәргән вакансияләр ярминкәсенә пенсия яшендәге һәм пенсия алды яшендәге 126 кеше килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларга пешекче, электромонтер, машина йөртүче, бораулаучы, инженер-икътисадчы, тракторчы кебек һөнәрләр тәкъдим ителде. Чарада 11 оешма вәкиле катнашты.

Бу көнне 4 кеше эшкә урнашуга юллама алды,19 кеше белем алу курсларына язылды һәм 10 кеше психолог-консультант ярдәме белән һөнәр сайлау буенча махсус тест уза алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot