Әлмәт өлкәннәре флешмобта катнашты
Лаеклы ялда булсалар да, өлкәннәр дә салкыннардан куркып, өйдә утырмый.
(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт өлкәннәре флешмобта катнашты.Лаеклы ялда булсалар да, өлкәннәр дә салкыннардан куркып, өйдә утырмый, дип яза җирле басма.
Шәһәр паркында алар катнашында скандинавия таяклары белән йөрү буенча флешмоб узды. Әлеге чарада йөзгә якын кеше катнашты. Кыш бабай аларның һәммәсенә татлы бүләкләр өләште.