Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт лицей-интернатын ремонтлау өчен бер миллион сум акча биреләчәк
Аукцион җиңүчесе итеп «Азнакай СМП» танылды.
(Әлмәт, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел Әлмәтнең 1 нче лицей-интернатына капиталь ремонт ясарга җыеналар. Тендер дәүләт сатып алулары порталына урнаштырылган. Ремонт эшләрен башкару өчен җирле бюджеттан 1 млн сум бирелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Техник бирем буенча башкаручы идән җәю, плинтуслар урнаштыру, тәрәзә һәм ишек яңакларын штукатурлау эшләрен башкарачак. Капиталь ремонт 30 көн эчендә үтәлергә тиеш.
Аукцион җиңүчесе итеп «Азнакай СМП» танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз