news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кызы «Татарстанның иң мөлаем энҗе бөртеге-2019» титулына ия булды

Аделина таләпчән жюри хөкеменә режиссер Максим Апраксин җитәкчелегендә куелган «Бәхет» бию номерын тәкъдим итте.

Әлмәт кызы «Татарстанның иң мөлаем энҗе бөртеге-2019» титулына ия булды
almet-rt.ru

(Әлмәт, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Лилия Заһретдинова). Әлмәттә яшәүче кояш кызы Аделина Хәлилова инвалид хатын-кызлар арасында VI республика бәйгесенең финал тамашасында туган шәһәренең данын лаеклы яклады.

Аделина таләпчән жюри хөкеменә режиссер Максим Апраксин җитәкчелегендә куелган «Бәхет» бию номерын тәкъдим итте. Аңа «Фристайл» ансамбле биючеләре Дарина Владимирова, Анастасия Вершинина һәм Дамир Гайсиннар ярдәм итте.

Әйтеп бетерә алмаслык җылылык, нур балкышы һәм югары дәрәҗәдә башкару осталыгы бәйге кунакларының һәм тамашачыларның күңел түрләрендәге иң нечкә хисләрен кузгатып, йөрәкләренә сары май булып ятты. Бәйгегә әзерлек барышында Чулпан һәм Григорий Абрамовлар видеосюжетлар белән зур ярдәм күрсәтте, ә залда яшь йолдызчык өчен туганнары, якыннары, укытучылары җан атып утырды.


Бүген без сезгә Аделина Җәлилованың эчке дөньясына чумарга һәм аның белән бергә бәхет турында уйланырга тәкъдим итәбез.

news_right_1
news_right_2
news_bot