Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт кызы Илнара Зәйниева #Айданавыборы фотомарафонында катнаша
#Айданавыборы марафоны соңгы модельле айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар кебек бүләкләр оту мөмкинлеге бирә.
(Әлмәт, 18 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңы"). Әлмәт кызы Илнара Зәйниева #Айданавыборы фотомарафонында катнаша. #Айданавыборы марафоны соңгы модельле айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар кебек бүләкләр оту мөмкинлеге бирә. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.
Акциянең кагыйдәләре гади: бүген теләсә кайсы сайлау участогына килеп, махсус фотозона каршында фотога төшәргә кирәк. Соңыннан аны #Айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә куеп, интернет тавыш бирүдә катнашасы. Айданавыборы.рф сайтында март азагында тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр билгеле булачак.
Бәйгенең номинацияләре төрле: "Сайлаучылар гаиләсе", "Тату сайлаучылар", "Иң яхшы селфи", "Стильле сайлау", "Булачак сайлаучы", "Иң танылган сайлаучы", "Актив волонтер" һ.б.
“Хәзер без селфи ясарга, фотоларга төшәргә яратабыз. Ә бу юлы бүләкле дә булырга мөмкин. Сайлауларга иртүк килеп, тавышымны бирдем дә, бәхетемне сынап карарга булдым. Быелгы сайлауларда мондый чараларның булуы миңа ошый. Ленин мәйданында беләзек буенча бүләкләр дә уйнатылачак. Анда да дуслар белән барачакбыз”, – дигән район газетасы хәбәрчесенә Әлмәтнең актив кызы Илнара Зәйниева.
Бүген "Татар-информ" Элвин Грей Әлмәт сайлаучылары өчен концерт куячак, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз