news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кызы “Экология һәм тормыш-яшәеш иминлеге” секциясендә икенче урынны алган

Пластик шешә составында бисфенол А дигән зарарлы матдә бар икән. Ул суга яки сыеклыкка үтеп керә, аннары кеше организмын зарарлый.

(Әлмәт, 11 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Экология елы уңаеннан Түбән Камада “21 нче гасыр яшьләренең интеллектуаль потенциалы” республика фәнни-практик конференциясе узды, дип яза район газетасы.

Анда Әлмәт медицина көллияте студенты Рузилә Кашина “Экология һәм тормыш-яшәеш иминлеге” секциясендә икенче урынны яулады. Рузилә фәнни җитәкчесе А.Ю. Рафаилова кул астында пластик шешәләрнең зарарын раслый торган фәнни эш яклады. Безнең көннәрдә көн саен миллионлаган пластик шешә җитештерелә. Зур булмаган шәһәр һәр айны 20 тоннага якын пластик шешәне утильләштерә икән. Рузилә Кашина үз эшендә пластик шешә җитештерү тарихына тукталган һәм аларның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен ни дәрәҗәдә зарарлы булуын раслаган. Пластик шешә составында бисфенол А дигән зарарлы матдә бар икән. Ул суга яки сыеклыкка үтеп керә, аннары кеше организмын зарарлый. Шунлыктан көнкүрештә бушаган пластик шешәләрне кабат файдаланудан тыелырга, алар урынына пыяла яки полипропилен шешәләрдән файдаланырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot