news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кызы «Дөньяның топ-моделе-2018» бәйгесендә җиңде

15 яшьлек Диана гади мәктәптә укудан тыш, 3 ел дәвамында модельләр мәктәбенә дә йөри.

(Әлмәт, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт кызы Диана Уразбахтина «Дөньяның топ-моделе-2018» титулына ия булды, дип яза җирле басма.

Грециядә уздырылган бәйгедә дөньяның 23 гүзәл зат катнашты. 15 яшьлек Диана гади мәктәптә укудан тыш, 3 ел дәвамында модельләр мәктәбенә дә йөри. Узган ел аның «Топ-модель-2017» бәйгесендә җиңеп чыгуы Грециядә Россия данын яклау мөмкинлеге биргән. Барлык этапларда да Диана бары тик югары балларга гына ирешеп, бәйгенең төп призын нефтьчеләр башкаласына алып кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot