Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кызы бокс буенча Россия беренчелегендә җиңгән
Бу ярышларда Татарстан Республикасы данын Әлмәтнең “ГЕРАКЛ” бокс клубы укучысы Светлана Романова яклаган.
(Әлмәт, 28 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 22-27 июнь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә бокс буенча Россия укучылары Спартакиадасы финалы узды. Әлмәт кызы өч көрәштә дә җиңүче булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу ярышларда Татарстан Республикасы данын Әлмәтнең “ГЕРАКЛ” бокс клубы укучысы Светлана Романова яклаган. Ул Әлмәттә тренерлары Марсель һәм Геворга Агазарянов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Ә финалда Краснодар вәкилен җиңеп, 51 кг авырлык категориясендә мактаулы беренче урын иясе була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз