news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кызы билбау көрәше буенча призер булды

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сабина Миндиярова 3 нче урынны яулап, бронза призеры була.

(Әлмәт, 5 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1-2 декабрь көннәрендә Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча ачык турнир узды. Әлмәт данын бу ярышларларда Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 4 укучы яклады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларда Россиянең 18 төбәге һәм Кыргызстаннан килгән 2001-2003 елгы кызлар һәм егетләр катнашты. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сабина Миндиярова 3 нче урынны яулап, бронза призеры була.

news_right_1
news_right_2
news_bot