Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кызлары 200 мең сум һәм космодромга юллама откан
Әлмәтлеләр «iВолга» Идел буе форумында катнашты.
(Әлмәт, 30 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр «iВолга» Идел буе форумында катнашты. Әлмәт кызлары 200 мең сум һәм космодромга юллама откан, дип яза җирле басма.
20 илдән ике меңнән артык кеше җыйган форум Самара өлкәсенең Мастрюково күлләрендә үтте. Анда Татарстан делегациясе составында барган әлмәтле кызлар Альбина Вәлиева белән Алена Ветлугина форум призерлары булып танылдылар.
Форумда 200 әр кешедән 10 смена булган. Һәр сменада 5 призер билгеләнгән. Алена Ветлугина «Добровольчество» юнәлешендә «Шаг навстречу» проекты белән 2 нче урынны яулаган һәм 200 мең сумлык сертификатка ия булган. Ә менә Альбина Вәлиева «Малая родина – большие возможности» сменасында «Велопарад «Альметьевск рулит» проекты өчен кызыксындыру призына лаек булган. Аңа космодромга сәяхәт бүләк иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз