news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт Кыш бабайлары велойөрештә катнашты

Алар, велосипедка утырып, шәһәр халкына мандарин һәм Яңа ел кәефе өләшеп йөрделәр.

(Әлмәт, 25 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәрендә Яңа ел алдыннан оештырыла торган Кыш бабайлар велойөреше узды. Алар, велосипедка утырып, шәһәр халкына мандарин һәм Яңа ел кәефе өләшеп йөрделәр. Бу  турыда җирле басма хәбәр итә.

Егерме Кыш бабай бер урында һәм бер вакытта. Маршрут бик гади – Яшьләр үзәгеннән алып "Татнефть" бинасы каршында "Каракүз" скверында кадәр. Җәяүлеләр тәгәрмәчле тылсымчылар белән фотога төшәргә ашыкса, машина йөртүчеләр аларны сигнал биреп сәламләде.

"Әлеге велойөреш шәһәребездә өченче ел рәттән уздырыла. Ел саен велосипедларга утырып без шәһәрдә Яңа ел рухын тудырабыз", - дип билгеләп үтте Әлмәт муниципаль районының балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе начальнигы урынбасары Артем Макаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot