Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт коткаручылары республика бәйгесендә беренче булды
Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда дип Әлмәтнең 65 нче янгын сүндерү бүлеге танылды.
(Әлмәт, 6 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Чирмешәндә юл һәлакәте вакытында авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышлар уздырылды. Әлмәт коткаручылары республика бәйгесендә беренче булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу ярышларда республиканың төрле районнарыннан килгән 13 команда көч сынашты. Программа гамәли һәм теоретик өлешләрдән торды. Әлеге ярыш коткаручыларда юл-транспорт һәлакәтләренә юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләрне формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда дип Әлмәтнең 65 нче янгын сүндерү бүлеге танылды. Икенче урынга Бөгелмәнең 64 нче янгын сүндерү бүлеге, ә өченче урынга Азнакай районының 87 нче янгын сүндерү бүлеге ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз