news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт коткаручылары диван белән стена арасына кысылып калган ветеранга ярдәм иткән

Ленин урамында урнашкан йорттагы фатирда төнлә белән өлкән яшьтәге ир-ат егылган.

Әлмәт коткаручылары диван белән стена арасына кысылып калган ветеранга ярдәм иткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Әлмәт коткаручылары диван һәм стена арасына егылып төшкән Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Әлмәт коткаручылары төнге сәгать өчтә Ленин урамындагы күпфатирлы йортка барды. Андагы фатирларның берсендә өлкән яшьтәге ир-ат ярдәм сорады. Коткаручылар ишекне ачып кергәч, ветеранның бүлмәдә диван белән стена арасына егылганлыгын күргән. Аңа торырга булышалар һәм табибларга тапшыралар», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары бикләнеп калган ишекләрне ачу өчен чакырулар буенча көн саен берничә тапкыр бара. Коммерция фирмаларыннан аермалы буларак, алар бу эшне түләүсез башкара. Ишекне кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына ачалар. 

«Ишекне ачу турында карар полиция хезмәткәрләре белән кабул ителә. Ябык ишекләр артында ниләр генә булмый – кечкенә балалар, кабызып калдырылган чәйнек яки үтүк, газ плитәләре. Кайвакыт мөрәҗәгать итүченең өйдәгеләре шулкадәр нык йоклый ки, шалтыратуны һәм ишек шакуны ишетми», – ди Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Андрей Родыгин.

Ул шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр булганда да куркыныч булуы ачык, диде. «Тик ни кызганыч, аларның туганнары да, күршеләре дә уяулык кирәклеген сизми. Бәлагә эләккән картлар берничә көннән ярдәм көтеп торалар. Кичә Әлмәттә шундый очрак булды», – дип сөйләде Родыгин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100