news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт коммуналчылары мылтыктан атты

Муниципаль спартакиада бара

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә хезмәт куючылар арасында уздырыла торган спартакиадага йомгак ясарга берничә ай гына калып бара.

Әлмәттә бу юлы пневматик мылтыктан атуда осталык сыналды. Әлеге ярышта 11 предприятие көч сынашты. Быел ярышларга бераз үзгәрешләр дә кертелгән иде. Әгәр спартакиадада җитәкче дә катнаша икән, өстәмә балл өстәлә. Кайберәүләр бу форсаттан файдаланды да. Шәхси зачетта иң төз мәргәнче булып “Әлмәт-Водоканал”дан Наталья Урманова булып чыкты. Команда буенча иң күп баллны “Надежда”, “Темп”, “Успех” җәмгыятьләренең берләштерерлгән командасы туплады. АПТС икенче, “Әлмәт-Водоканал” өченче урынга чыкты, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100