news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт комбайнчысы яшьләрнең урак өстендә эшләргә килмәүләренә борчыла

Бөртеклеләрне нигездә комбайнчы Виталий Филюшин җыя.

(Әлмәт, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы хуҗалыкларында урак өсте ахырына якынлашып килә, дип яза җирле басма.

«Чишмә» җәмгыятендә дә 600 гектар мәйдандагы бөртеклеләрнең кичәге көнгә 400 гектары җыелган иде инде. да . Хуҗалык җитәкчесе Александр Горохов әйтүенчә, уңыш быел канәгатьләнерлек. Арпаның һәр гектарыннан уртача 36, арыштан 31,5 центнер ашлык җыеп алгананр. Сабан бодаеның уңыш бирүчәнлеге дә сөендерә – 31,5 центнер.


– Без быел технологияне бераз үзгәрттек. Үсемлекләрне саклау буенча тулы пакетны кулландык. Уңыш әйбәт, тик әлегә бәяләр генә түбән, сорау юк дәрәҗәсендә, – диде рәис.

Хуҗалыкта өч комбайн эшләгән. Бөртеклеләрне нигездә комбайнчы Виталий Филюшин җыя. 9 нчы сезонын рәттән «Чишмә»нең иген диңгезендә уздыра ул. Суктырган игене 1300 тоннаны узып бара. Узган ел нәкъ шуның кадәр ашлык җыйган булган.


– Быел эш авыррак бара. Чөнки башаклар авырлыктан җиргә иелгәннәр. Аларны түкми-чәчми җыю өчен вакыт сарыф ителә, – ди тәҗрибәле комбайнчы.

Виталий елның-елында районда алдынгы комбайнчылар рәтендә. Тик тәҗрибәсен уртаклашырга яшьләр генә юк. Комбайнга эшкә килмиләр, ди ул ачынып.

 

 

– Без үсмер чакта комбайнчылардан ярдәмче итеп алуларын сорап ялварып йөри идек һәм 90 процентлап үсмер җәйләрен иген басуында уздыра иде. Хәзер яшьләрне берничек тә китереп булмый. Югыйсә, акча эшләү өчен менә дигән чор. Мин узган ел, мисал өчен, бер айда гына да 140 мең сумга якын акча эшләдем. Эшләмәсәң сиңа беркайда да акча бирмиләр, – ди ул.

Виталий Филюшин эш шартларының яхшы булуын да искәртте. Ике тапкыр ашаталар. Көндез беренчесен дә, икенчесен дә бирәләр. Яңгыр гына яумасын, игеннәрне җыеп бетерергә көннәр матур торсын иде дип тели чишмәлеләр дә, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot