Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт командасы "Студентлар язы" фестивалендә беренче урынны алды
Әлмәт студентлары Театр елына багышланган иң яхшы программа өчен фестивальнең махсус бүләгенә дә ия булдылар.
(Әлмәт, 9 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан Республикасы шәһәрләрендә ел саен "Студентлар язы" фестивале уза. Бу фестивальдә шәһәрне лаеклы рәвештә КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы тәкъдим итеп, югары уку йортларының кече төркеме гомуми программасы өчен I урынны алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Фестиваль талантлы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен мәйданчык булып тора. 7 май көнне "Уникс" мәдәният-спорт комплексында "Татарстан Студентлар язы-2019"ның соңгы этабы - гала-концерт узды.
Әлмәт студентлары Театр елына багышланган иң яхшы программа өчен фестивальнең махсус бүләгенә дә ия булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз