Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт командасы "Казан марафоны 2019"да йөгерде
Иң озын дистанцияләргә йөгерүдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты.
(Әлмәт, 7 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт командасы Татарстанның нефть башкаласын зур спорт бәйрәмендә лаеклы тәкъдим итте. 135 кешедән торган Әлмәт командасы "Казан марафоны 2019"да катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
4 май көнне сәнәгать һәм нефть предприятиеләре, җәмәгать оешмалары, спорт мәктәпләре вәкилләре, муниципаль хезмәткәрләр, төрле хезмәт ияләре һәм яшьләр берләшеп 3 километр араны узды, ә кичә алар 10, 21,2 һәм хәттә 42,2 километр араны җиңеп чыктылар.
Иң озын дистанцияләргә йөгерүдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, аның урынбасарлары, предприятие җитәкчеләре, спорт ветераннары һәм эшмәкәрләр катнашты.
Россия буенча марафонның абсолют җиңүче һәм Россия чемпионы исеменә Татарстан спортчысы Степан Киселев ия булды. Ул 42,2 км дистанцияне 2 сәгать 12 минут 56 секунд эчендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз