news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт командасы Халыкара футбол турнирында җиңде

Пенальти вакытында әлмәтлеләр көндәшләр капкасына өч гол кертте һәм җиңүче булды.

Әлмәт командасы Халыкара футбол турнирында җиңде
almetyevsk.tatar.ru

(Әлмәт, 26 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Чуашстан республикасының Шөмерлә шәһәрендә В.А.Кутырев истәлегенә V Ачык футбол турниры узды.Әлмәтнең "Алнас" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар командасы арасында футбол буенча Халыкара ачык турнирда җиңде, дип хәбәр итә мәктәпнең матбугат хезмәте.

Сайлап алу уеннары нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр Заречный командасы белән тигез исәпкә уйнады һәм Йошкар-Ола һәм Түбән Новгородтан килгән көндәшләрен узып, ярышларның ярымфиналына чыкты.

Ярымфиналда Энгельс футболчыларын отып, әлмәтлеләр хуҗалар командасы белән очрашты. Матчның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. Ләкин пенальти вакытында әлмәтлеләр көндәшләр капкасына өч гол кертте һәм җиңүче булды.

"Безнең мәктәп командасы турнирда икенче тапкыр катнаша. Узган ел егетләр бишенче урынны алды. Без ел дәвамында ныклап әзерләндек, шуңа күрә быел спортчыларыбыз көчле көндәшләрен җиңеп чыкты", - диде Әлмәтнең футбол буенча спорт мәктәбе директоры Аркадий Данилов.

news_right_1
news_right_2
news_bot