news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт командасы грек-рим көрәше буенча ачык турнирда "бронза"га ия булды

Әлеге турнирда республиканың 9 шәһәреннән килгән 91 команда катнашты.

(Әлмәт, 8 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 6 май көнне Азнакай шәһәрендә СССРның спорт мастеры И.Мингалиев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды. Гомуми зачетта Әлмәт командасы өченче урынны яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге турнирда республиканың 9 шәһәреннән килгән 91 команда катнашты. Әлмәт данын бу бәйгедә Олимпия резервындагы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 16 спортчы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга - Рафаил Вафин, икенче урынга – Абдулазис Туркунбаев, Наил Бәширов һәм Тимур Гарипов, өченче урынга - Дмитрий Токарев, Рахман Косымов, Рамазан Халиков, Руслан Балтаев һәм Эдгар Хәбибрахманов ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot