news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт китапханәсендә шагыйрьләр дуэле бара

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова хөрмәтенә шигъри ярыш башланып китте.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәттә танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемен йөрткән китапханәдәге шигъри ярыш "Туган тел" җыры һәм балалар башкаруында Саҗидә Сөләйманова шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән башланып китте.

Әдәби кичәдә танылган һәм үзешчән шагыйрьләр катнаша. Кичәнең хөрмәтле кунаклары - Саҗидә Сөләйманованың якыннары - улы Әнвәр Маликов һәм килене Асия Маликова.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт төбәге бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев Әлмәттә шигърият көненең елга ике тапкыр - апрель аенда Тукай көне буларак, ә көз көне Саҗидә Сөләйманова истәлегенә үткәрелүен искәртеп үтте. Ул кичәнең әдәби ярыш - әдәби дуэль форматында булуын билгеләп, беренче раундларны игълан итте.

Шигъри ярышның жюриында - Г.Тукай премиясе лауреатлары Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев; "Мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Саҗидә Сөләйманова премиясенең яңа лауреаты Галимҗан Гыйльманов.

Искәртеп үтәбез, Бүген Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманованы искә алу чаралары бара. Бәйрәм чараларын "Татнефть"нең "Рухият" фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Программада - Саҗидә Сөләйманованың бюстына чәчәкләр салу һәм шигъри митинг, китапханәдә традицион әдәби ярыш һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы.

Кичке сәгать алтыда Әлмәт татар дүләт театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы башлана. Концертта катнашырга дип Казаннан Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов килде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100