news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт киләсе ел программаларын башлап җибәрде

Әлмәт республикада тормышка ашырыла торган программаларның 23 ендә катнаша

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт республикада тормышка ашырыла торган программаларның 23 ендә катнаша. Быелга билгеләнгән барлык объектларда эшләр тәмамланды. Подряд оешмалары киләсе елга планлаштырылган объектлар төзелешенә кереште.

Район башлыгы Мәҗит Салихов алардагы эш барышы белән танышты. Ул “Могҗизалар кыры”ндагы 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасында булды. Бүген бакчаның беренче катын салуны тәмамлап киләләр. Объект киләсе елның беренче яртыеллыгында тапшырылачак. Кәләйдә 300 урынга клуб төзеләчәк. Хәзер төзелеш участогын әзерләү белән мәшгульләр. Урсалыда участковый йортының фундаменты әзер инде, Камы-Исмәгыйльдә дә шундый ук йорт төзеләчәк, дип яза Әлмәттәге җирле басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100