news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кибетендә медицина спиртын алкогольле эчемлек итеп сатканнар

Мондый продукция саткан өчен товарларны конфискацияләү, 300 мең сумга кадәр штраф каралган

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ). Шевченко урамында урнашкан “Итиль” кибетендә 95 процентлы этил спирты эремәсен сатканнар. Әлеге микробка каршы һәм авыртуны баса торган сыеклыкны эчәргә ярамый, аны бары тик авырткан урынга сөртәләр генә. Полиция биредә кешеләргә алкоголь буларак әлеге эчемлекне сатуларын ачыклады. Аны кулану организм функцияләренең бозылуына китерә. Мондый продукция саткан өчен товарларны конфискацияләп, 10 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100